news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада волейбол ярышы җиңүчеләре ачыкланды

Марсель Талиповны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Сабада волейбол ярышы җиңүчеләре ачыкланды
Фәнил Мәүлетов

(Саба, 24 октябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Узган шимбәдә Югары Симет мәдәният йортында Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре 1995-2018 елларда "Симет" җәмгыяте җитәкчесе булып эшләгән Марсель Талипов истәлегенә оештырылган волейбол ярышы булды. Җиңүне "Симет яшьләре" командасы яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ярышта 6 команда катнашты. "Тимершык" волейболчылары икенче, "Симет" командасы өченче урынны алды. Призерларга Кубокны һәм Грамоталарны Марсель Талиповның улы Ирек Талипов, авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Әхмәдуллин, авылдашы – Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе директоры Илнур Хәбибуллин тапшырды.

Хезмәт юлын бригадирлыктан башлаган, башта Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында, аннары Казан авыл хуҗалыгы институтында белем алып, ярты гасыр гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган Марсель Хәким улын искә алып, оештырылган ярышка район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин, хезмәттәш дуслары килгән иде.

Марсель абыйны туган авылында гади, көчле холыклы кеше буларак искә алалар. Олы Шыңарда 1986-1995 елларда хуҗалык рәисе булып эшләгәндә дә колхозчылар аны авылдан җибәрмәс өчен тавыш бирә. Гаиләсендә ул яраткан ир, кадерле әти була.

Кичәне алып баручы мәдәният хезмәткәре Зилә Хассамова Марсель Талиповны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100