Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сабада ветеран-тыл хезмәтчәннәренә өйләренә барып медицина тикшерүе уздыралар

Саба районы фельдшер-акушерлык пункты фельдшерлары балачаклары Бөек Ватан сугышы елларында үткән өлкән яшьтәге пациентларга аерым кайгыртучанлык күрсәтә. Бу кешеләр авыр сынаулар кичкән, якыннарын югалткан, ачлык-ялангачлыкны күргән. Шуңа күрә медицина персоналы алар алдында җаваплылык тоя - ул коточкыч вакыйгаларның аларның сәламәтлегенә һәм психологик халәтенә йогынтысын исәпкә ала. Бу хакта https://saby-rt.ru яза.
Алар ветераннарның сөйләгәннәрен игътибар белән тыңлыйлар, сорауларга сабыр гына җавап бирәләр. Даими профилактик тикшерүләр сәламәтлек проблемаларын вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә.
Мәсәлән, Шекше ФАП фельдшеры Нәфисә Гафиятова 1931 елгы хезмәт һәм тыл ветераны Гайнанова Асия Әхтәм кызының өенә барып аның хәлен белде. Юлбат ФАП фельдшеры Миләүшә Бадикова хезмәт ветераны Сәгыйтова Рәшидә Сәгыйть кызының Югары Шытсу ФАП фельдшеры Алисә Нәбиуллина хезмәт ветераны Хәйруллина Суфия Вәли кызының өендә профилактик медицина тикшерүе үткәрделәр.Өлкәннәр мондый кайгыртучанлыкка ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.
Медицина хезмәткәрләре тарафыннан мондый игътибар ветераннарыбызга сугыш беткәннән соң дистә еллар узгач та үзләренә булган хөрмәтне, кайгыртучанлыкны һәм игътибарны тоеп яшәргә мөмкинлек бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз