Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабада ветеран хоккейчылар уйнады
Беренче уенда “Саба-I” һәм “Саба-III” командаларының очрашуы 6:3 исәбенә төгәлләнде.
(Саба, 13 апрель, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Әле кайчан гына хоккей командаларының төп бомбардирлары булган ветераннар кәшәкәләрен куярга җыенмыйлар. Узган шимбәдә (7 нче апрель) Лесхоздагы “Нарат” боз сараенда үткәрелгән ярыш та шуны раслады. Бу юлы хоккей ветераннары жирәбә буенча өч командага бүленеп көч сынашты, дип яза җирле басма.
“Мондый ярыш бездә беренче тапкыр үткәрелә. Идеясе бездән булды, яшьләр эшләре һәм спорт комитеты финанслады. Барысыннан да киеренке уен көтәбез”,– диде Шәүкәт Җәләлиев. Беренче уенда “Саба-I” һәм “Саба-III” командаларының очрашуы 6:3 исәбенә төгәлләнде. Финалда жиңүне “Саба-II” ветераннары (капитаны Шәүкәт Җәләлиев) яулады. “Саба –I” командасы (капитаны Фәргать Нуриев) – 2нче, “Саба-III” хоккейчылары (капитаны Фаил Зәйнәгыев) 3нче урында. Призерларга район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатов Грамоталар, акчалата призлар тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз