news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада Васил Гарифуллин исемендәге "Серле каләм" яшь журналистлар бәйгесе үтте

Район иҗат бәйгесендә 130га якын эш каралды, 50ләп мәктәп укучысы катнашты.

(Саба, 3 февраль, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Сабада Васил Гарифуллин исемендәге "Серле каләм" яшь журналистлар бәйгесе үтте. Иҗат бәйгесендә 130 якын эш каралды, анда 50 якын мәктәп укучысы катнашты, дип яза районның "Саба таңнары" газетасы.

Укучыларны бүләкләү тантанасына якташларыбыз – Казан федераль университетының социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясе югары һөнәри белем өлкәсенең мактаулы хезмәткәре Васил Гарифуллин, КФУның татар журналистикасы кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Рәсимә Галиева, “Мәдәни Җомга” газетасының журналисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сөембикә Кашапова кайткан иде.

Яшь иҗатчыларны тәбрикләүдә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Таһир Шәрәфиев, Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, “Саба таңнары” газетасы мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов катнашты, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100