Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабада узучы Медиасабантуйда катнашучыларны Айдар Сәлимгәрәев сәламләде
Сабада узучы Медиасабантуйда катнашучыларны сәламләп, «Татмедиа» Татарстан Республикасы Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев та чыгыш ясады.
«Шундый матур һәм кызыклы бәйрәм көне белән котлыйм! Кызу да, салкын да түгел, кояшлы. Рәхмәт әйтәсе килә, район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановка һәм бөтен сабалыларга. Якты йөз белән кабул итәләр, мөмкинлекләр тудыралар. Елдан-ел Медиасабантуның масштаблары артуына өметләнәбез. Гадәттә, бәйрәм көннәрендә журналистлар эшли, ә монда исә ял итә, нәкъ аларга оештырылган бәйрәм», — диде җитәкче.

Алга таба Айдар Сәлимгәрәев алдынгыларны бүләкләп узды.
Чара барышында республика журналистлары төрле спорт уеннарында ярышты. Шулай ук сәхнәдән «Нурлат-информ» СММ-белгече Руфинә Шадрина үзе иҗат шигырен укып ишеттерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз