Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сабада узган театр конкурсының җиңүчеләре билгеле булды - исемлек
7 декабрьдә район мәдәният йортында Шәүкәт Биктимеров исемендәге V ачык балалар театр сәнгать конкурсының йомгаклау этабы булып узды.
(Казан, 9 декабрь, "Татар-информ"). Республикада балалар милли театр иҗатын үстерү, СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның иҗатын пропагандалау максатыннан 7 декабрьдә район мәдәният йортында Шәүкәт Биктимеров исемендәге V ачык балалар театр сәнгать конкурсының йомгаклау этабы булып узды, дип яза "Саба таңнары".
Бу елны, башка еллардан аермалы буларак, конкурста катнашучы укучылар, таланты артист Шәүкәт Биктимеров уйнаган спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр.
Конкурсның сайлап алу турыннан соң, финал этабына, барлыгы тугыз театр коллективы чакырылган иде. Аларның тәкъдим иткән чыгышларын караганнан соң, оештыручылар һәм жюри әгъзаларе, конкурста катнашкан укучыларның осталыкларына сокланып, рәхмәт сүзләре җиткерделәр, җитәкчеләре тарафыннан әзерлекне югары дәрәҗәдә дип бәяләделәр. Барлык конкурс шартларын күздә тотып, урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
Кечкенәләр төркеме:
2 урын: Яшел Үзән районы Балалар иҗат үзәге, “Нур” театр коллективы
Уртанчылар төркеме:
1 урын: Арча районы Яңа Кенәр балалар иҗат йорты, “Сәйлән” театр коллективы
2 урын: Чистай районы Татар Талкышы урта мәктәбе, “Исхакый оныклары” театр коллективы
3 урын: Саба районы гимназиясе, “Мизгел” театр коллективы
3 урын: Саба районы Лесхоз урта мәктәбе “Яшьлек” театр коллективы
Зурлар төркеме:
1 урын: Саба районы Шәмәрдән лицее, “Өмет” театр коллективы
2 урын: Саба район Тимершык урта мәктәбе, “Яшьлек” театр коллективы
3 урын: Саба районы Югары Симет урта мәктәбе, “Нур” театр коллективы
Гран-при: Казан шәһәре Идел буе районы 16нчы номерлы татар-инглиз гимназиясе, “Нур” театр коллективы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз