news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада узган Медиасабантуйда: Бер-беребезне тану, күрү өчен дә бик яхшы чара бу

Сабада узган Медиасабантуйда: Бер-беребезне тану, күрү өчен дә бик яхшы чара бу
Фото: © «Татар-информ»

Саба районында узган республика журналистларының Медиасабантуйда «Татмедиа» АҖ филиалларында эшләүче коллегалар очрашты. Чара хакында «Актаныш-информ» җитәкчесе-баш мөхәрриренең радио буенча урынбасары Әлфия Мөхәммәтова һәм Апас районы редакциясе җитәкчесе, «Йолдыз»/«Звезда» баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева да фикерләре белән уртаклашып үттеләр.

«Юл озын, шуңа күрә дә Казанга баргандагы кебек иртәнге бишләрдә чыгып китү кирәк. Ә болай Медиасабантуйны сабалылар бик яхшы оештырган, барысы да бик ачык йөзлеләр. Кулларыннан килгәннең барысын да эшләгәннәр. Аннары Сабаның Сабантуй уздырыла торган урыны да бик компактлы, отышлы итеп ясалган. Янәшәдә генә ипподромы да, урманы да бар. Сабантуй мәйданы бик ошады. Бер-беребезне тану, күрү өчен дә бик яхшы чара булды. Гадәттә, бәйрәмнәр вакытында журналистларга ял юк. Ә монда алар үзләрен кадерле итеп тойдылар һәм бик рәхмәтле булдылар», – дип сөйләде Әлфия Мөхәммәтова «Татар-информ»га.

Әлфия Мөхәммәтова Медиасабантуйда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан бүләккә дә лаек булды.

«Без журналистлар бәйрәмнәрне фотоаппарат тишегеннән (объектив аша), камера аша гына карыйбыз. Эшләгәндә Сабантуй да, башка бәйрәмне дә күрергә өлгермибез. Ә биредә бик рәхәтләнеп ял итеп кайтабыз. Беренчедән, җитәкчеләрнең безгә карата хөрмәтен тоябыз. Икенчедән, коллегалар белән очрашабыз, сөйләшәбез, барыбызда да бер төрле булган проблемаларны уртаклашабыз. Шуның белән якынаябыз да. Төрле уеннарда катнашып энергия, уңай эмоция алабыз. Сабантуйлар ел да кабатлансын! Җитәкчеләргә, оештыручыларга олы рәхмәтем», – дип сөйләде Гүзәл Хилавиева.

  • Беренче «Медиасабантуй» 2022 елны шулай ук Сабада булган иде.
news_right_1
news_right_2
news_bot