news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада узачак Әдәби Сабан туенда яңа «Белем радиосы» ачылачак

Әдәби Сабан туе быел икенче тапкыр үткәрелә.

Сабада узачак Әдәби Сабан туенда яңа «Белем радиосы» ачылачак
Расих Фәсхетдинов

26 август көнне Байлар Сабасында Әдәби Сабан туе узачак, анда балалар һәм яшүсмерләр өчен билингваль «Белем радиосы» ачылу тантанасы була.

«Радио татар һәм рус телендә булачак. Кирәкле техникалар алынды, күп кенә тапшыруларны яздырдык. Сайтны эшләп бетереп киләбез. Радионы Интернеттан тыңлап булачак, озакламый мобиль кушымтасы да эшләп китәр. Барысы утыздан артык тапшыру була», – дип сөйләде Татнетны үстерү фондының башкарма директоры Раил Гатауллин.

Аның сүзләренчә, тапшыруларның форматын балалар тәкъдим иткән.

«Тапшыруларны алып баруда балалар катнаша, тапшыру форматын да үзләре тәкъдим итә. Без балалар арасында яңа исемнәр ачарга тырышабыз. Бала бәйгедә җыр башкара икән, соңыннан ул җыр югала, ә без аларны туплап, радио эфирында тәкъдим итәчәкбез. Радиода белем бирүгә юнәлтелгән тапшырулар да булачак», – дип аңлатты ул.

Быел Әдәби Сабан туен Сабада үткәрергә уйлаганнар. 

«Сабан туе әдәби марафонның финал тантанасы буларак үткәрелә. Без аны Уникс, Пирамида кебек залларда үткәрә идек, катнашучылар саны ике меңнән арткач ачык һавага чыктык. Беренчесе Арча районында узды. Без бәйрәмне иң актив районнарда үткәреп барырбыз дип уйлаган идек, Саба – актив район», – диде ул.

Сабан туенда 17-20нче әдәби марафоннарга нәтиҗә ясалачак. Дүрт марафонда катнашучылар саны биш меңгә якын булган. 

«Без проектны ике грантка тәкъдим иткән идек. Финал өлешен республиканыкына, онлайн марафонны Мәскәүгә. Мәскәүдә проектны игътибарга лаек дип таптылар. Грант ярдәмендә әдәби марафонны шактый яхшырта алдык дип уйлыйм», – ди марафонның идея авторы.

Чара 26 август көнне 10:00 сәгатьтә  Сабаның Сабан туе мәйданында (Лесная урамы, 1 йорт) узачак.

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100