Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сабада укытучылар имтихан тоткан
Районның ЮХИДИ бүлекчәсе тормыш иминлеге фәнен укытучыларның белемен тикшергән.
(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, “Саба таңнары”). Мәктәпләрдә тормыш иминлеге нигезләре укытучылары балаларны кечкенәдән үк юлда йөрү куркынычсызлыгына өйрәтү өчен даими эш алып баралар. Ел саен укучыларны юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары (ЮИД) бәйгесенә дә әзерләп алып киләләр. Әмма узган җомгада ЮХИДИнең район бүлекчәсе оештырган чарага тормыш нигезлеге укытучыларын бу юлы үзләрен генә чакырганнар иде. Инспекция тарихында беренче тапкыр аларның үзләреннән сынау алдылар, дип яза “Саба таңнары”
Белем бирүнең шул ягы бар: балага үзең белгәннән артыкны өйрәтеп булмый. Сынау барышында тормыш иминлеге нигезләре укытучылары (ТИН) нәкъ менә үзләре белгәннәрен күрсәттеләр дә инде. Ягъни ЮИД бәйгеләрендә гадәттә укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чишә торган сорауларның җавапларын таптылар. Ә бу, кем әйтмешли, укытучыларның үзләре өчен дә хәйран каты чикләвек булып чыкты. Кемдер интернетка кертелгән программа нигезендә тест узганда сорауны игътибар белән укымау сәбәпле хаталанды. Беренче медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы 20 сорауны үз эченә алган сынауда да ялгыш җибәрүчеләр булды.
Шулай да безгә бу урында бәйге җиңүчеләрен игълан итәргә генә кала. Ул – Килдебәк урта мәктәбеннән кагыйдәләрне иң яхшы белүче булып танылган Идеал Хәлимов. “Медицина ярдәме күрсәтү буенча билетлар катлаулырак иде. Шул ягы белән дә конкурсның кирәклеге ачык күренде”,– диде Идеал ЮХИДИ оештырган чарага бәя биреп. Завод-Нырты мәктәбеннән Илсур Мусин –2нче, Явлаштаудан Илдар Ханнанов 3нче урыннарны алдылар. Барлык катнашучыларга мәктәптә юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү дәресләрен алып баруда өстәл китабы булып торачак методик ярдәмлекләр тапшырылды. ЮХИДИ инспекторы Илнур Насыйбуллин әйтүенчә, алга таба республика слетларында районыбыз ЮИДчыларының тагын да уңышлырак чыгыш ясауларына ирешю буруычы куела. Ярышка җибәреләчәк команда бер генә мәктәп укучыларыннан тормаячак, кагыйдәләрне иң шәп белүчеләрдән тупланачак. Җыелма командага кайсы мәктәп укучылары керәчәген ТИН укытучылары конкурсы да ачык күрсәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз