news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада «Тынычлык» мәчете ачылды

Сабада «Тынычлык» мәчете ачылды
Фото: https://saby-rt.ru/

Сабада «Тынычлык» мәчете ачылды. Бу Саба районында 61нче мәчет булды. Бу хакта https://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Бәйрәм кечкенәдән дини тәрбия алып үскән Саба егете Камол Камолов Коръән сүрәләре укып башлап җибәрде. Аннары сүз бәйрәмнең дәрәҗәле кунагы - Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка бирелде, тантанага җыелучыларны Саба муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов сәламләде.

Мәчет имамы Илнур хәзрәт Галимҗанов Аллаһ йортын җиткерүдә көчен куйган һәркемгә, иганәчеләргә зур рәхмәтләрен җиткерде. «Бу мәчет халык көче белән сафка басты. Алдагы көннәрдә һәркемне иманга чакырып торсын, намазларга килегез, укыгыз, өйрәнегез, мәчет ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык» дип мөрәҗәгать итте ул бәйрәмгә килүчеләрне.

Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң, ирләр тәкъбир әйтеп эчкә юнәлде.

Фото: https://saby-rt.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot