news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада тыл ветераннары һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары хөрмәтләнде

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Саба районы Юлбат һәм Түбән Шытсу авыл җирлекләрендә яшәүче тыл ветераннары һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары хөрмәтләнде. Бу хакта https://saby-rt.ru сайтында Фәридә Вилданова хәбәр итә.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин һәм Юлбат, Түбән Шытсу авыл җирлекләре башлыклары белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

Җитәкчеләр өлкәннәр белән аралашып, аларның хәл-әхвәлләрен белеште, истәлекләре белән уртаклашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot