news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада "Туплы тамаша" футбол уены артистларның җиңүе белән тәмамланды

"Бразилия" белән "Испания" командалары арасындагы уен 2:3 исәбенә төгәлләнде.

Сабада "Туплы тамаша" футбол уены артистларның җиңүе белән тәмамланды
saby-rt.ru/

(Саба, 16 август, "Татар-информ", "Саба таңнары", Зөлфәт Галимов). 13 августта "Олимп" стадионында Саба муниципаль районы башкарма комитеты  хезмәткәрләре һәм татар эстрадасы артистлары арасында "Туплы тамаша" дип аталган футбол уены узды. Уен артистлар җиңүе белнә тәмамланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Без, татар эстрадасы артистлары, атна саен Казанда җыелып футбол уйныйбыз. Районнарда да моны оештырып, концертлар куеп кайту идеясе Россия күләмендәге артистлар арасындагы футбол ярышларын карагач уема килде. Районнар да әлеге идеяне күтәреп алды", – диде артистлар футбол командасы капитаны Фәнил Вакказов.

Бу командада танылган җырчылар Филүс Каһиров, Фәрит Низамиев, Илнар Сәйфиев, Илназ Гарипов арасында Саба егете Зөлфәт Зиннуров, Илшат Вакказов та бар иде. Артистлар Сабаны ошаткан, йортларның бәясен сораучылар да булды. Футбол кызу барды, ике команда да тигез уйнады.

"Башкарма комитеты командасы сары киемдә уйнаганга – Бразилия, ә артистлар кызыл киемдә булганга – Испания командалары" – ди ярышның комментаторы Рәшит Кәримов.

Шулай итеп, "Бразилия" белән "Испания" командалары арасындагы уен 2:3 исәбенә төгәлләнде. Футболдан соң, артистлар Саба үзәгендә концерт куйды. Араларында яңа гына танылып килүчеләр дә бар иде. Үзенең "Малай на белом барсе" дигән җыры белән Татарстанга билгеле Лейна да чыгыш ясады.

Алдагы елларда Арча белән Сабадан кала, бу тамашаны Кайбыч, Мамадыш, Азнакай һәм Актаныш районнарында күреп булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100