Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабада транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә итүчеләр ачыкланды
Нәтиҗәдә кагыйдәләрне үтәмәүнең 18 очрагы теркәлде.
(Саба, 1 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Сабада транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә итүчеләр ачыкланды, дип яза җирле басма.
ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре Байлар Сабасын урап узучы юлда административ хокук бозулар буенча штрафлары җыелган машина йөртүчеләрне, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү очракларын ачыклау максатында,“Тоннель” операциясе үткәрделәр.
Операция дәвамында барлык машиналар да туктатылды һәм тикшерелде. Нәтиҗәдә кагыйдәләрне үтәмәүнең 18 очрагы теркәлде Алар арасында берсенең транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә итүе ачыкланды. Юл-патруль хезмәте инспекторларын күргән йөртүче Тимершык юлы буйлап качып китмәкче була, әмма куып туктатыла. 1977 елгы бу йөртүчегә карата җинаять эше кузгатылды. Чөнки ул бер тапкыр исерек хәлдә машина йөрткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Линар Вәлиев сүзләренә караганда, “Тоннель“ операциясе ким дигәндә айга бер мәртәбә уздырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз