news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада төрле елларда район данын яклап көрәшкән спортчылар очрашты

Сабада төрле елларда район данын яклап көрәшкән спортчылар очрашты
Фото: https://saby-rt.ru

Шушы көннәрдә, Саба районы Мичән һәм Керәнне авыллары янәшәсендә табигать кочагында урнашкан ял итү урынында, 1985-2000нче елларда Россия һәм республикакүләм бәйгеләрдә район данын яклап көрәшкән спортчылар очрашуы булды. Бу хакта https://saby-rt.ru яза.

Чараны оештыруда Айрат Латыйпов, Ренат Галиәхмәтов, Ленар Хәсәнов башлап йөрде. Очрашуга районның төрле авылларыннан егермедән артык көрәшче һәм тренерлар килгән иде. Һәр көрәшче күңелдә сакланып калган хатирәләр белән бүлеште, истәлекләр барланды, казанда шулпа кайнады, учакта шашлык кызды. Тимершык авылыннан Эдуард Җәләлиевның әнисе Фирдәвес ханым егетләрне ит бәлеше пешереп сыйлады, Мичән авыл җирлеге башлыгы Айзат Гәрәев гармун моңнары, җырлары белән бәйрәмгә ямь өстәде.

«Мондый чаралар күңелләрне баета, бердәмлек хисен арттыра. Алда күңелле очрашулар әле күп булсын. Көрәш белән холыкларын чыныктырган егетләргә тормыш мәйданында узган көрәшләрдә дә гел өстен чыгарга, сынауларга бирешмичә яшәргә язсын», – дип яза Олы Шыңар авылыннан Фәргать Галәвин.

news_right_1
news_right_2
news_bot