news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада террорга каршы комиссия утырышы узды

Билгеләнгән чараларның үтәлешен тәэмин итү Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегенә, күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсенә, янгын частена йөкләнә.

(Саба, 2 сентябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары"). 31 августта Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов рәислегендә Саба муниципаль районында терроризмга һәм экстремизм эшчәнлеккә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде, дип яза җирле басма.

Эшлекле сөйләшүдә башкарма комитетның бүлек җитәкчеләре, Федераль хезмәтләрнең территориаль бүлекләре вәкилләре, Эчке эшләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыкларының райондагы җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Көн тәртибенә куелган “Белем көне һәм Корбан бәйрәмнәренә әзерлек, аларны үткәрү вакытында террорчылык акты ихтималлылыгын кисәтү, җәмәгать иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында”гы мәсьәлә буенча район башлыгы ярдәмчесе, комиссия сәркатибе Ленар Шәйдуллин чыгыш ясады.

Билгеләнгән чараларның үтәлешен тәэмин итү Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегенә, күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсенә, янгын частена, җирле үзидарәләргә, оешма-предприятиеләргә йөкләнә. Беребезнең дә 2004 елның 3 сентябрендә Бесланда булган коточкыч террорны онытырга хакыбыз юк. Шул максаттан 2005 елдан Россиядә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә, сентябрь “Экстремизмга –юк!” айлыгы буларак уздырыла. Утырышта район башлыгы сак хезмәтләрен “Тревога” төймәле телефоннар белән тәэмин итү зарурлыгына басым ясады, шулай ук тиешле урыннарга видеокүзәтү чаралары урнаштыруның да сентябрьдә төгәлләнәчәге әйтелде

news_right_1
news_right_2
news_bot