news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде

1 апрельдән агрегатларны комплектлау, тырмалар чыгарып тезү башлана.

Сабада техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде
Фәнил Мәүлетов

(Саба, 2 апрель, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторларга һәм арбаларына техник карау башланып китте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Башта "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында белгечләр катнашында күрсәтмә чара үткәрелде. Аннары "Юлбат"та һәм "Туган як"та тракторларны парадка куйдылар. Өченчекөн техник карау "Нырты" предприятиесендә үткәрелде. Барысы 30 берәмлек техниканың эшкә әзерлеге тикшерелде.

"Әйтелгән барлык күрсәтмәләрне исәпкә алабыз. Әзерләнмәгән ике техника калып бара. Җир эшкәртү агрегатларын һәм печән чапкычларны карап бетерәсе була. Техник караудан соң комбайннар ремонтын башлау күздә тотыла",– диде баш инженер Булат Хафизов.

Соңыннан Рөстәм Харисов барлык механизаторлар алдында чыгыш ясады. "Техник карау үзйөрешле машиналарның, тагылма агрегатларның кешеләр сәламәтлегенә, әйләнә-тирә мохиткә зыян китермичә эшләвен тикшерү өчен үткәрелә.

Март аенда сезонны башлыйбыз. Язгы чәчү алдыннан тормоз-руль системасы, яктырту, тавыш сигналлары төзекме, номерлары урынындамы – барысы да исәпкә алына. Апрель аеннан басуларга кереп китәсез.

1 апрельдән агрегатларны комплектлау, тырмалар чыгарып тезү башлана. 5 апрельдән министрлыктан үзара тикшерү үткәрү өчен вәкилләр килүе көтелә. Алар сездә дә булачаклар, моңа әзер торырга кирәк",– диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100