news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада "Тату сыйныф серләре" бәйгесендә Олы Кибәче урта мәктәбе сыйныфы җиңде

Командалар иң элек үзләренең эшчәнлеген күргәзмәләр аша яктырттылар, визит карточкасы тәкъдим иттеләр, алдан бирелгән темага проект эше якладылар.

(Саба, 13 декабрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Районда Саба, Кукмара, Балтач, Әтнә, Арча районнары катнашында "Тату сыйныф серләре" республикакүләм конкурсының зона этабы узып, Саба гимназиясенә әлеге районнарның иң үрнәк ата-аналар комитетлары җыйналды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Әлеге мәртәбәле бәйгенең район этабында иң лаеклысы дип Олы Кибәче урта мәктәбенең V сыйныфы (җитәкчесе Сиринә Сафина) ата-аналар комитеты танылып, зона турында район данын яклау хокукына ия булдылар.

Чарада катнашучыларга район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов уңышлар теләде.

"Тәрбия мәсьәләсендә укытучыларның гына түгел, әти-әнинең дә роле зур. Шуңа әлеге проект бик тә әһәмиятле",- диде җитәкче үз чыгышында.

Командалар иң элек үзләренең эшчәнлеген күргәзмәләр аша яктырттылар, визит карточкасы тәкъдим иттеләр, алдан бирелгән темага проект эше якладылар. Һәрбер чыгыш үзенчәлекле, нык әзерлекле, иҗадыйлыгы белән игътибарны җәлеп итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot