news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада "Татар кызы-2019" бәйгесенең район буенча сайлап алу туры җиңүчесе ачыкланды

Иң күп баллны Симет авыл җирлеге гүзәле, Казан дәүләт мәдәният институты студенткасы Айсылу Шәфигуллина җыйды.

Сабада "Татар кызы-2019" бәйгесенең район буенча сайлап алу туры җиңүчесе ачыкланды
Илмира Галимуллина

(Саба, 5 апрель, "Татар-информ", "Саба таңнары", Илмира Галимуллина). Узган шимбәдә район мәдәният йортында "Татар кызы-2019" Халыкара конкурсының Саба муниципаль районы буенча сайлап алу туры узды. Анда районның авыл җирлекләреннән һәм Саба үзәгеннән 16 гүзәл туташ катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә. 

Конкурска бәя бирергә килгән Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин дә сәхнәгә күтәрелгәч, кызларга карап: "Һәркайсыгызның да "Татар кызы" таҗын кияргә бөтен мөмкинлекләрегез бар"- дип башлады сүзен. Һәм әлеге конкурсны осталыкта, матурлыкта сыналу гына түгел, алдагы тормышларында кирәк булачак бик зур тәҗрибә мәктәбе икәнен дә әйтеп үтте. 

Кызларның чыгышына бәя бирергә килгән жюри әгъзасы- Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллинның игътибарыннан бер генә хәрәкәт тә читтә калмады.Ул кызларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышына, татар телендә дөрес сөйләү күнекмәләренә, хәтта мимикаларына да игътибар итеп, фикерләрен кәгазь битенә теркәп барды.

Бәйгенең икенче - иҗади турына да һәр катнашучы җентекләп әзерләнгән иде. Кызлар арасында моңлы җырчылар да, дәртле биючеләр дә, оста сөйләүчеләр дә булуы иң-иң дигәннәрен ачыклауны тагын да катлауланды.

Иң күп баллар җыйган Симет авыл җирлеге гүзәле, Казан дәүләт мәдәният институты студенткасы Айсылу Шәфигуллина, Шыңар авыл җирлегеннән - Казан медицина-фармацевтика көллияте студенткасы Энҗе Билалова, Саба кызы, Арча педагогия көллиятендә белем алучы Ләйсән Мусина бәйгенең төп җиңүчеләре дип табылдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100