Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабада тарихчы Рәйсә Сираҗиева яшәгән йортка истәлек тактасы куелды
Сабада тарихчы Рәйсә Сираҗиева яшәгән йортка истәлек тактасы урнаштырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рәйсә Бәдретдин кызы Сираҗиева 20 елга якын гомерен изге эшкә – Саба ягы тарихын барлау, музейлар эшенә багышлаган. Шуның 8 елы Саба урта мәктәбе, 14 елы район үзәгендә урнашкан туган якны өйрәнү музеенда узган.
Район туган якны өйрәнү музееның нигезен нәкъ менә Рәйсә Сираҗиева туплаган экспонатлар тәшкил итә. Чөнки музей фондындагы өч меңнән артык экспонат аның көче белән табылган һәм аның музей оештыруын белеп, сабалылар кадерле ядкарьләрен үзләре китереп тапшырган. Тарихчы һәрберсе турында тулы мәгълүмат язып калдырган.
Район мәдәният бүлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин да үз чыгышында Рәйсә Бәдретдин кызының Сабаның үткәне турында нинди зур хәзинә туплап калдыруын билгеләп үтте. Тарихчылар – археолог, «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов, Юлбат авылыннан тарихчы Илдар Сафин, хезмәттәше, күршесе Дания Шиһапова, укучысы Гүзәлия Дәүләтшина аның турында истәлекләре белән уртаклашты.
Элмә тактадан ак җәймәне төшергәч, тарихчыны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Аннары халык зиратка юнәлде. Рәйсә Бәдретдин кызы каберенә чәчәкләр салдылар, рухына багышлап дога кылдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз