news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада төнге чаңгы узышлары башланды

иш километрлы дистанциядә Чаллыдан Оксана Теплых белән Саба районыннан Улугбек Ваесов җиңү яулады.

Сабада   төнге  чаңгы  узышлары башланды
saby-rt.ru

(Саба, 19 гыйнвар, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Сабада «Тимерман» төнге чаңгы узышларына старт бирелде. Ярышларда 300дән артык кеше — мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Биш километрлы дистанциядә Чаллыдан Оксана Теплых белән Саба районыннан Улугбек Ваесов җиңү яулады.

Икенче урыннарны район чаңгычылары Алия Мөбарәкова һәм Раниф Хафизов алды. Унбиш километрлы дистанциядә Таиповлар — Алмаз финишка беренче, Нияз икенче булып килде.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов, Тимерман спорт ярышлары сериясе директоры Вадим Янгиров катнашты



news_right_1
news_right_2
news_bot