news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада сукачылар ярышында иң яшь катнашучы җиңде

Җиңүчеләр Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов кулыннан Мактау кәгазьләре һәм акчалата бүләкләр кабул иттеләр.

Сабада сукачылар ярышында иң яшь катнашучы җиңде
Илмира Галимуллина

(Саба,19 июль, "Татар-информ, "Саба таңнары", Илмира Галимуллина). Сабада сукачылар ярышы үткәрелде. Ярышка үзенең хәер-фатыйхасын бирүче дин әһеле — үзе дә җир белгече - "Тимершык" хуҗалыгы агрономы Дамир хәзрәт Мөхәммәтҗановның мәкам белән укылган Коръән сүрәләре басу киңлекләре буйлап тарала. Мәйданда җир эше ветераннары, район җитәкчеләре, белгечләр - һәркайсының ярышучы механизаторларга әйтер сүзләре, киңәш-теләкләре бар, дип яза җирле басма.

Район хакимияте башлыгы Рәис Миңнеханов та һәр катнашучыга уңышлар теләде.

"Җир эшкәртү - иң авыр хезмәтләрнең берсе. Шул ук вакытта ул мул уңыш алуның нигезе. Хәзерге яңа технологияләр заманында да ул үзенең асылын югалтмый. Бүген матур гына ярышып, бер-берегезнең нәтиҗәләрен карап, үзара фикерләшерсез, дип уйлыйм. Бүгенге ярыш нәтиҗәләре - ул безнең булачак уңышларыбыз, ахыры матур һәм хәерле булсын", - диде район башлыгы.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин да әлеге чараның әһәмиятенә басым ясап: "Сукачылар ярышы - ул һөнәри осталыкны арттыру, белгечләрне, механизаторларны сынау һәм техникадан дөрес файдаланабызмы, җирне дөрес итеп эшкәртәбезме - шуны ачыклау", - диде һәм әлеге ярышларның үткәрелү тарихына да тукталып үтте.

Безнең районда әлеге бәйге соңгы тапкыр 2003 елда үткәрелгән. 90 елларда узган ярышларның призерлары- ветеран-сукачылар Рәшит Ибраһимов (Бигәнәйдән), Бакый Хәбибрахманов (1996 елда Зәй районында узган республика ярышында җиңеп, "Днепр" мотоциклы белән бүләкләнгән), Данис Гайнетдинов та ("Игенче" хуҗалыгыннан) бүгенге чарага хөрмәтләп чакырылганнар. Данис абыйга ярыш әләмен күтәрү хокукы бирелде һәм алга китеп шуны да әйтик, ул соңыннан "Шытсу" җәмгыяте механизаторы Равил Фәлахетдинов белән иң өлкән катнашучы буларак та бүләкләнде.

Ярышка старт бирелүгә комиссия әгъзалары сабан таккан тракторлар янына юнәлделәр. Экспертлар 16 техниканың һәрберсен күздән кичереп, кабызып-эшләтеп карадылар һәм баллар системасы буенча тиешле бәяләрен бирделәр. Техник күзәтү төгәлләнгәч, механизаторлар тракторлары белән билгеләнгән загоннарга кузгалдылар һәм төп сынауга керештеләр. Ярышның бу өлеше шактый вакытка сузылды. Чөнки таләпләр дә югары: комиссия әгъзалары сукалаган участокларны 9 төрле күрсәткеч буенча бәяләргә тиеш иде.

"Нәтиҗәләр 100 баллы система буенча чыгарыла: 15 балл - техника, сука торышы, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлеше буенча булса, калган 85 балл сөрелгән җирнең, өслекнең тигезлеге, тирәнлеге, туры итеп яру һәм башка таләпләрнең үтәлешенә карап куела» – дип ачыклык кертә район авыл хуҗалыгы идарәсенең җир эшкәртү бүлеге белгеч-консультанты Ринат Нигамәтҗанов. Ярышның бу өлеше төгәлләнгәч һәм комиссия тарафыннан сукаланган участокларның сыйфатына бәя биргәннән соң, барлык катнашучылар кабат яшел "сәхнә" каршына чакырылдылар.

Менә иң күңелле мизгелләр - сукачылар ярышының төп җиңүчеләре игълан ителә. Иң яшь катнашучы "Игенче"дән Динар Газизов иң югары баллар җыйган булып чыкты. Икенче урын  - "Саба" җәмгыятенең Мичән бүлекчәсеннән Илфат Мәрдановка, өченче урын "Мөхәммәтшин З.З."крестьян-фермер хуҗалыгыннан Ренат Сәетгәрәевка бирелде.

Җиңүчеләр Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов кулыннан Мактау кәгазьләре һәм акчалата бүләкләр кабул иттеләр. Соңыннан һәр катнашучыга һәм хуҗалыкларның инженер-техник составына да истәлек бүләкләре тапшырылды.Тантана өлешен күңелле спорт уеннары алыштырды. Көрәш батыры булып «Шытсу» җәмгыятеннән Илгиз Шәвәлиев танылды һәм төп бүләк - тәкә белән бүләкләнде, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot