news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада студентлар арасында чаңгы ярышлары була

Егетләр дә, кызлар да 5 чакрымга узышачак

 (Казан, 3 март , “Татар-информ”). 7 март көнне Сабада студентлар арасында Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган чаңгы ярышлары үткәреләчәк. Ярышта районнан булган барлык студентлар да катнаша ала.

Саба мәдәният йорты артындагы трассада ярышлар сәгать 9:30 башланып китәчәк. Катнашучыларны теркәү 9 сәгатьтә район мәдәният йортында башлана. Егетләр дә, кызлар да 5 километрда узышачак. Катнашучыларның үзләре белән паспорт һәм студент билеты булу мәҗбүри, дип белдерә “Саба таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot