news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада өстәл теннисы ярышларында җитмешләп кеше катнашкан

Ярышлар, бина ачылганнан соң, биредә беренче тапкыр уздырылган

Сабада өстәл теннисы ярышларында җитмешләп кеше катнашкан
Фәнил Мәүлетов

(Саба, 14 март, "Татар-информ",  "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). "Саба-Арена" спорт комплексында халыкара хатын-кызлар көненә багышлап өстәл теннисы ярышлары үткәрелде. Барлык яшьтәгеләр катнашында узган ачык турнирда район һәм Казан шәһәре спортчылары – барысы 70 кеше уйнады.

Бина ачылганнан соң биредә беренче тапкыр уздырылган ярышларны ачу тантанасында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы  Ирек Гарипов, "Яшел парк" җәмгыяте генераль директоры Марат Галиев чыгыш ясады. Өч сәгатькә якын барган уеннардан соң җиңүчеләр һәм призерлар билгеле булды.

Әлеге ярышлар легендар урманчы Нургали Миңнехан улы Миңнеханов истәлегенә 22-24 мартта яңа бинада үткәреләчәк өстәл теннисы буенча Бөтенроссия шәхси-команда ярышларының генераль репетициясе булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot