Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сабада шашлык аркасында низаг чыгып, бер егетне пычак белән кадап үтергәннәр
Олы Арташ авылында булган үтерү буенча җинаять эше ачылган.
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Сабаның Олы Арташ авылында бер егетне пычак кадап үтергәннәр.
4 ноябрь көнне ике ир-ат башта утын ярган, аннары шашлык кыздырып, спиртлы эчемлекләр белән бәйрәм итәргә уйлаган. Итне җебетергә куйганнар, ул арада берсе эш буенча чыгып киткән, кайтса, әле шашлык кыздырылмаганын күргән. Шуның аркасында тавыш чыккан. Ачуыннан йорт хуҗасы иптәшенә пычак белән кадап, үзе йокларга кереп киткән. Алган җәрәхәтләреннән егет шунда ук үлгән.
Үлгән егетнең әти-әнисе уллары озак кайтмаганга борчыла башлый. Туганнары барып, егетнең үле гәүдәсенә тап була.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итүенчә, «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Кулга алынган ир-ат гаебен таныган, хәзер ул сак астында. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз