Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабада шагыйрә Венера Мәҗитова дару үләннәре шифасы, ябыгу серләре белән уртаклашты
Ул - Башкортстанда яшәп иҗат итүче, "Кызыл таң" хәбәрчесе, шагыйрә, язучы, Русия һәм Башкортстан журналистлар берлеге әгъзасы.
(Саба, 20 октябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Илмира Галимуллина). Саба районы үзәк китапханәсенең уку залында язучы, шагыйрә Венера Мәҗитова белән очрашу үткәрелде, дип яза җирле басма.
Башкортстанда яшәп иҗат итүче, "Кызыл таң" хәбәрчесе, шагыйрә, язучы, Русия һәм Башкортстан журналистлар берлеге әгъзасы Венера Мәҗитова иҗаты белән Сабада яшәүчеләр "Өй ашлары", "Хуҗабикә" китаплары аша яхшы таныш. Әлеге басмаларда автор үзенең яңа табылган, сыналган популяр рецептлары белән уртаклаша.
-Бүген гүзәл затлар арасында милли ашларны өйрәнүгә ихтыяҗ зур, ди ул. Шулай да, яшь хуҗабикәләргә ярдәм итәргә, аларны канатландырып торырга кирәк. Шәхсән үзем ашарга пешерергә гаиләле булгач кына өйрәндем. Хәзер инде үзем белгәннәрне башкаларга, бигрәк тә, яңа гына гаилә тормышына аяк баскан яшь хуҗабикәләргә өйрәтәсем килә. Менә шушы уй мине "Өй ашлары" китабына алынырга мәҗбүр итте дә инде», – ди автор. Венера ханым әдәби иҗат белән балачактан ук шөгыльләнә башлаган. Башта шигырьләр иҗат иткән, аннары проза әсәрләренә күчкән. Ул "Туйга өч көн кала", "Төн артыннан көн туа", "Илешемнең данлы кешеләре", "Чәчәк атты сирень», "Сарьян эзләре буйлап", "Бер адым" китаплары авторы.
Венера ханым шулай ук бакчачылык, дару үләннәре шифасы, ябыгу, матур булу серләре белән дә уртаклашты, очрашуга килгән гүзәл затларның күптөрле сорауларына җавап бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз