news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада шагыйрә-журналист Тәслимә Низаминың яңа китабын тәкъдим иттеләр

Сабада шагыйрә-журналист Тәслимә Низаминың яңа китабын тәкъдим иттеләр
Фото: https://saby-rt.ru/

Саба район үзәк китапханәсендә, Татарстанның атказанган артисты, шагыйрә, күренекле композитор, журналист, якташыбыз Тәслимә Низаминың балалар өчен язылган шигырь китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Бу хакта https://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Чараны Саба район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин үзенең уй-фикерләре, теләкләре белән ачып җибәрде. Чарада китап укучыларыбыз «Сәлам, дуслар» китабындагы шигырьләрне сәнгатьле итеп укып, шагыйрәгә теләкләрен җиткерде.

Тәслимә Низами үз чиратында матур шигырь, җырларын бүләк итте. «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Әлфия Мөбәрәкова да Тәслимә Низамига үзенең җылы, матур теләкләрен җиткерде.

«Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова якташыбызга теләкләрен җиткереп, истәлек бүләге тапшырды. Чара чәй табыны янында тәмамланды», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100