news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада Рушан Миңнегулов призына чаңгы ярышлары үткәрелде

Җиңүчеләр һәм призерларга башкарма комитет һәм “Бердәм ил” фонды булышлыгында әзерләнгән медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

(Саба, 10 март, "Татар-информ", Фәнил Мәүлетов). Саба районында атказанган спорт мастеры, Сочи паралимпия уеннарының ике тапкыр чемпионы Рушан Миңнегулов призына Лесхоз бистәсендә үткәрелгән “Сәламәтлек чаңгысы юлы” бәйрәме үзенә 130дан артык катнашучыны җыйды. Алар алдында чыгыш ясаган Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда тагын бер матур традициягә башлангыч бирелүен билгеләп үтте, чаңгы спорты белән шөгыльләнүчеләргә уңышлар, барысына да җиңү теләде, дип яза "Саба таңнары" газетасы.

Ике тапкыр дөнья чемпионы сүз алып, Рушан Миңнегулов призына беренче тапкыр оештырылган ярышларның үзе өчен зур дәрәҗә һәм стимул булуын әйтте, алга таба “Сәламәтлек чаңгысы юлы” бәйрәменең ел саен үткәреләчәге турында хәбәр итте. Стартка иң элек 11 яше тулганнар һәм яшьрәкләр басты. Җиңүне кызлар арасында Эзмә мәктәбеннән Ралина Хафизова, малайлар төркемендә гимназиядә укучы Айзат Фәтхерахманов яулады. Шулай ук 12-14 яшьлекләр категориясендә дә шушы мәктәп чаңгычылары Сабина Хәбирова (гимназия) белән Салават Галиев (Эзмә) беренчелекне алды. Лесхозның үзеннән Айсылу Шәймиева һәм Шәмәрдәннән Рамил Шакиров 15-17 яшьлекләр категориясендә иң яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Шулай итеп, ярышлар тагын берничә елдан районның иң көчле чаңгычылары сафына кемнәр килеп кушылачагын күзалларга мөмкинек бирде. Ә менә зурлардан җиңүчеләр һәм призерларның кемнәр булачагы алдан ук билгеле иде. Шәмәрдәннән Язилә Галләметдинова һәм Руслан Миңнегулов 18-35, Гүзәлия Фәтхерахманова белән Дамир Шакирҗанов – 35-50 яшьлекләр, Гөлсем Миңннеханова 50дән узганнар категориясендә беренчелекне беркемгә дә бирергә җыенмауларын тагын бер тапкыр күрсәттеләр. Урта Сабадан Азат Дәүләтшин гына яше 50дән узганнар арасында беренче килеп, бу категориядә Әмин Миңнегуловны 2нче урынга калдырды.

Җиңүчеләр һәм призерларга башкарма комитет һәм “Бердәм ил” фонды булышлыгында әзерләнгән медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Рушан Миңнегулов шулай ук 4нче-6нчы урыннарны бүлешүчеләрне дә бүләксез калдырмады. Кайбер категорияләрдә хәтта 10нчы урыннарны алучыларга кадәр бүләкләр бирелде. “Безнең мәктәптән Азат абый Галиев 9 укучыны ярышка алып барды. Өчебез призер булды, мин 8нче урынны гына алсам да, Грамота, приз белән кайтуыма бик шат. Чемпион мине сумка белән бүләкләде. Чаңгы спортында катнашудан туктамаячакмын болай булгач”,– Эзмәдән VII сыйныф укучысы Рәдис Хуҗиәхмәтов. Миңнегуловлар үзләре дә чаңгы түгәрәкләренә йөрүчеләр тагын да күбрәк булсын иде, дигән теләк белдерделәр, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot