Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабада үрмәләүче сабыйлар ярышы үткәрделәр
Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге үрмәли генә башлаган нәниләрдән алып 3 яшькә кадәрге сабыйлар арасында искиткеч бәйге үткәрде.
(Саба, 8 июнь,"Татар-информ", “Саба таңнары”, Фәнил Мәүлетов). Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге үрмәли генә башлаган нәниләрдән алып 3 яшькә кадәрге сабыйлар арасында искиткеч бәйге үткәрде. Әниләр һәм әтиләр, шулай ук әби-бабайлары ярышка барысы 60 баланы чын спортчыларча әзерлек белән алып килгәннәр иде, дип яза район газетасы.
Беренче булып стартка 7-9 айлыклар, ягъни үрмәләүчеләр куелды. Үз нарасыйларын беренче итү өчен әниләре сөтле шешәләрне, уенчыкларны, кесә телефоннарын да эшкә җиктеләр. Җанатарларның “көч бирүләреннән” кайбер сабыйлар каушады, шунда ук елап кирегә үрмәләүчеләр дә, җепкә бәйләнгән шарга алданып туктап калучылар да булды. Араларында иң җитезе Сабада яшәүче Сиринә һәм Айдар Галимовларның уллары Ислам булып чыкты. “Улым 4 айдан ук үрмәли башлады, инде йөрмәкче дә була, шуңа күрә ярышка теләп алып бардым. Гаиләбездә спортка караш уңай, ирем бокс белән шөгыльләнгән, үзем Мичән мәктәбендә укыганда ук йөгерүдә югары нәтиҗәләргә ирешә идем. Балаларыбызда спортка мәхәббәт тәрбиялибез”– дип шатлыгын уртаклашты Сиринә.
Чираттагы категория – 9-12 айлыклар арасында беренчелекне Сабадан Гөлчәчәк һәм Илшат Хуҗиннарның уллары Илдан алды. Аларның беренче уллары Илзатның үрмәләүчеләр ярышында катнашып, җиңүче булганы бар. Энесе дә абыйсы үрнәгенә иярде. ”Илдан 9 айдан тәпи китте. Абыйлары да тырышты: үрмәләгән чагында аркасыннан күтәреп йөртәләр иде. Ярыш турында ишетү белән үк әзерләнә башладык, көн саен стадионга йөрдек. Спортка тартылу үзен аклады, Илдан каушамады, көндәшләре үрмәләгәндә ул берүзе 10 метрны йөгереп узды. Кызганыч, үрмәләүчеләр ярышы берничә ел үткәрелми тору сәбәпле уртанчы улыбызның яше чыкты, ул медальсез калды”,– диде нәни чемпионның әнисе Гөлчәчәк ханым.

Чираттагы категорияләрдә Сабадан Зилә һәм Мидхәт Мөхәммәтҗановларның улы Самир (1-1,6 яшьлекләр), Әнисә һәм Ленар Мөбарәковларның кызлары Саида (1,2–2 яшьлекләр), Илсөяр һәм Замир Низамиевларның улы Йосыф (2-2,6 яшьлекләр), Алинә һәм Айнур Ногмановларның улы Азат (2,6-3 яшьлекләр) беренче булды. Оныклары өчен әбиләренең дә шатлыгы йөзенә чыккан иде. “Биш оныгым бар, барысы да малай, араларында Йосыф аеруча җитез. Үзем ярышларга йөргән кеше булсам да, артыннан куып җитә алмыйм”,– диде дистанцияне 4 секундта узган оныгын финишта каршылаган Фәния Шәмсетдинова.
Ул көнне 18 призер бала әле башланып кына килгән гомерендә беренче медален алды. (призерларның тулы исемлеге газета сайтында). Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан үткәрелгән ярышта катнашучыларны бүләкләгән район башлыгы Рәис Миңнеханов әлеге медаль соңгы булмасын дигән теләк белдерде. “Ничек булса да җиңәргә, беренче булырга – без балаларда шундый омтылыш, лидерлык сыйфатлары тәрбияләргә бурычлы. Шуны аңлап балаларын ярышка алып килгән әти-әниләргә рәхмәтнең
иң зурысы”,– диде район башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз