news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада республика табибларның фәнни-гамәли конференциясе узды

Конференциядә катнашучылар хроник простатит диагнозлы пациентка операция ясау буенча мастер-классны видеоэкранда карады.

(Саба, 18 февраль, "Татар-⁠информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Әле кайчан гына мәни бизе аденомасына операция ясала иде. Әмма медицина бер урында тормый. Хәзер исә биз тукымасында барлыкка килгән шешне сидек каналы аша гына кереп алалар. Әмма лазерлы эндоскоп белән эш итү зур тәҗрибә, осталык сорый. Мондый операцияне республикада беренче булып Саба үзәк хастаханәсендә ясый башладылар, дип яза җирле басма.

Моның өчен баш табиб Марат Йосыпов һәм уролог Рәшит Гыйлаҗевның үзенә дә күп өйрәнергә туры килә. Германиянең Мюнстер шәһәре медицина клиникасында профессор Армин Секкерда тәҗрибә туплыйлар. Инде алар дистәдән артык уңышлы операция ясады, ә үзәк хастаханә тәҗрибә үзәгенә әйләнеп бара. Узган җомгада республиканың төрле районнарыннан килгән хирург, урологлар катнашында “Мәни бизе авыруы. Простата хирургиясендә тулий лазеры” дигән темага үткәрелгән республика табиблык фәнни-гамәли конференциясе моның ачык мисалы. Бу юлы Армин Секкер Сабага үзе килеп, 51 яшьлек хроник простатит диагнозлы пациент А. га операция ясады. Мастер-классны конференциядә катнашучылар видеоэкранда карады. Армин Секкер белән аудиоэлемтә тоткан Сеченов исемендәге беренче дәүләт медицина университетының (Мәскәү) онкология һәм урология бүлеге мөдире Николай Сорокин операция барышына аңлатма биреп барды һәм профессорга урологларны кызыксындырган сорауларны да җиткереп торды. Хәзер скальпельне алыштырган лазерлар да берничә төрле. Н.Сорокин аңлатканча, тулий лазеры аденома тукымасын 0,25 миллиметр чамасы гына көйдереп ала, кан китми һәм сидек каналына зыян китерү ихтималы булмый. Операциянең икенче көнендә авыру аягына баса һәм үзен үзе карый ала, өстәмә ярдәмгә мохтаҗ булмый. Хәзер Сабага яңа ысул белән дәваланырга Әлмәт, Яңа Чишмә, Азнакай районнарынан да күп киләләр.

Әлбәттә, мәни бизе аденомасын иртә стадияләрдә консерватив ысул белән дә дәвалыйлар. Бу хакта конференциядә Казан медицина академиясе профессоры Олег Лобкарев сөйләде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100