Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабада “Ред Леди” сортлы бәрәңге гектарыннан уртача 300 центнер уңыш алынган
22 сентябрьга булган мәгълүматларга караганда, район буенча 130 гектар җирдә бәрәңге уңышы җыелган, бу барлык мәйданның 65 проценты дигән сүз.
(Саба, 24 сентябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Саба районында “Ред Леди” сортлы бәрәңге гектарыннан уртача 300 центнер уңыш бирә, дип яза җирле басма.
Бәрәңге – җир байлыгы. Хуҗалыкларда икенче икмәк бәрәңге уңышын җыйнау бара. Район буенча барлыгы алты хуҗалыкта – “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесе, Сатыш, Мичән, Явлаштау, Тимершык бригадаларында, “Шытсу” җәмгыяте кырларында бәрәңге үстерелде.
22 сентябрьга булган мәгълүматларга караганда, район буенча 130 гектар җирдә бәрәңге уңышы җыелган, бу барлык мәйданның 65 проценты дигән сүз. 20 сентябрьгә барлыгы 2600 центнер “икенче икмәк” җыеп алынган. Район басуларында 9 бәрәңге алу комбайны эшли. Уңышның чыгышы гектарыннан уртача 200 центнер. “Урыны-урыны белән 300 центнер уңыш биргән мәйданнар да бар. Тимершык бригадасында 10 гектарда яңа сорт “Ред Леди” сорты утыртылган иде. Уңышы мул, гектарыннан 300 центнер чыкты”, – ди районның баш агрономы Ринат Нигъмәтҗанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз