Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабада район оештырылуның 87 еллыгы уңаеннан хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр
Бәйрәмгә 130га якын кеше чакырылган иде.
(Саба, 31 август, "Татар-информ", “Саба таңнары”, Фәнил Мәүлетов). Сабада Республика көне һәм район оештырылуның 87 еллыгы уңаеннан хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр. Бәйрәмгә 130га якын кеше чакырылган иде. Сабалыларны һәм кунакларны район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде, дип яза район газетасы.
– Без хезмәт алдынгыларын гадәттә Сабантуе мәйданына чакыра идек. Быел традицияне бераз үзгәрттек, сабалылар өчен Республика һәм район көннәре уңаеннан бәйрәм оештырдык. Бик зур рәхмәт өлкәннәребезгә. Без аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә бай тормышта яшибез. Республика җитәкчеләре халык өчен яңаданяңа программалар булдыралар, Татарстаныбыз көннәнкөн матурлана, Россиядә үсешкә ирешкән төбәге булып, үзенең позицияләрен саклап кала. Сезнең хезмәтегез, кылган гамәлләрегез белән районыбыз үсеш ала. Киләчәгебез дә максатчан хезмәтебезгә бәйле. 2017 елны да һәрбер коллективта үз алдына зур максатлар куеп, яңаданяңа зур уңышларга ирешеп төгәлләргә язсын”, – дип хезмәт уңганнарына, катнашучыларга рәхмәтен җиткерде.
Ул көнне 87 кешегә “Үз һөнәренең остасы” дигән мактаулы исем бирелүе генә дә күпне сөйли.
Мактаулы исемнәр, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен алучылар, төрле министрлыкларның, ведомстволарның, Саба муниципаль районының Мактау грамоталары белән бүләкләнүчеләр дә мәйданга нык адымнар белән узды. 2016 елда район хуҗалыклары арасында игенчелек һәм терлекчелек продукциясе җитештерү һәм сату буенча югары күрсәткечләргә ирешкән хуҗалыклар, хезмәт күрсәтүче, авыл хуҗалыгы продуктларын эшкәртүче, төзелеш, газ, юл төзү һәм ремонтлау оешмалары җитәкчеләре дә бүләкләнде.
Хакимият районыбызда узган “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы форумында катнашучыларны үз йортлары каршында кунак иткән гаиләләрне дә зурлады. Байлар Сабасыннан Гөлсинә һәм Фиргать Галимуллиннар, Кызыл Мишә дән Гаттаровлар, Шекшедән Хафизовалар, Югары Симеттән Шамиловалар, Явлаштау авылыннан Шамиловлар гаиләләре район башлыгының Рәхмәт хатларын алдылар.
Бүләкләү тантанасы Казан артистлары Равил Харисов, Рафаэль Якупов, Алсу Вәлиуллина, Чулпан Йосыпова, Алинә Шәрибҗанова җырлары белән үрелеп барды. Бәйрәмне “Казан” бию ансамбле, Прогульщики” рок төркеме чыгышлары дәвам итте. Гомумән, ул көнне яңгыр явар, халык та килмәс, дип уйлаучылар ялгышты. Ялга каршы кичтә бәйрәмгә күпләр гаиләләре, дуслары, туганнары белән чыкты, районыбыз уңганнарын алкышлады, оешмаларда эшләнгән товарлар күргәзмәсен карады, балаларына аттракционнарда уйнау мөмкинлеге бирде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз