news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада район башлыгы һәм республиканың баш казые рәислегендә имамнар киңәште

Җыелышта 18 сентябрьдә узачак сайлауларда лаеклыларга актив тавыш бирү, Корбан бәйрәмен уздыру турында фикерләр әйтелде.

 (Саба, 9 сентябрь, “Татар-информ”, “Саба таңнары”). Кичә Сабаның җәмигъ мәчетендә имамнарның чираттагы утырыш узды, дип хәбәр итте бүген “Саба таңнары” басмасы.

Район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев рәислегендә узган утырышта авыл җирлеге башлыклары катнашты.

Җыелышта 18 сентябрьдә узачак сайлауларда лаеклыларга актив тавыш бирү, Корбан бәйрәмен уздыру турында фикерләр әйтелде. Район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм баш казый экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш чаралары турында әйтеп узды. “Аның өчен кемнедер ачуланырга кирәкми. Без эш-гамәлебез белән бар яктан да үрнәк күрсәтергә тиеш”, – дип, Җәлил хәзрәт Фазлыев игелекле гамәлләр күрсәтергә өндәде.

Район ветераннар Советы рәисе Расих Сабиров тыл ветераннары турында мәгълүмат туплауда ярдәм күрсәткән авыл җирлекләренә рәхмәт белдереп, сугыш чоры балалары турында да тулырак мәгълүмат җыюда активлык күрсәтергә чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100