news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада педагогик кадрларның һөнәри компетентлык дәрәҗәсен арттыру турында сөйләшү узган

Чарада районнарның мәгариф идарәсе башлыклары урынбасарлары катнашкан.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, “Саба таңнары”). 30 ноябрьдә Саба гимназиясе базасында районнарның мәгариф идарәсе башлыклары урынбасарлары катнашында республика семинары узды, дип хәбәр итә “Саба таңнары”.

Муниципаль мәгариф системасының нәтиҗәле үсеше өчен белем бирүдә педагогик кадрларның һөнәри компетентлык дәрәҗәсен күтәрү” дигән темага багышланган семинар эшендә ТР мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова, Республика белемне мониторинглау үзәге директоры Айрат Мөхәммәтов, Республика Мәгарифне үстерү институты вәкилләре катнашты.

Тамара Федорова: «Әлеге семинарның Саба узуы очраклы хәл түгел. Без һәрвакыт белем бирү системасында эш-тәҗрибәләре белән алдынгы булган, методик үзәкнең эшчәнлеге, педагогик кадрлар тупланышы башкаларга өлге була алган районнарны сайлыйбыз. Минем Саба районында узган республика август киңәшмәсендә алган тәэсирләрем бүген дә онытылмый. Хезмәтегез өчен тагын бер кат рәхмәт», - дип чыгышын районыбызның педагогик коллективларының хезмәтен югары бәяләүдән башлады.

«Сабага килгән педагогик эшчәнлекне оештыруның яңа алымнарын, төрле мәгариф өлкәсенә караган бәйге-конкурслар, олимпиадалар, грандлар буенча буенча уңай юнәлешләр алып китәбез. Саба һәр яктан зур тәҗрибәгә ия», - дип фикере белән уртаклашты Әтнә районы мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Гөлшат Закирова. Район мәгариф бүлеге башлыгы Илфат Шакиров чыгышыннан күренгәнчә, быел мәгариф өлкәсенә 18 яшь белгеч килгән. Соңгы өч елда 9 мәктәп, 6 спорт залы ремонтланган.

2017 елда да мәктәпкәчә учреждениеләрне ремонтлау буенча зур эшләр планлаштырыла, аерым алганда 4 балалар бакчасына ремонт эшләре күздә тотыла. 2018 елда Сабада яңа мәктәп ачу планлаштырыла. Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлназ Капитонова район мөгаллимнәренең һөнәри осталыгын үстерү программасын тәкъдим итте. Семинарның практик өлешендә биш тематик мәйданчыкта педагогик эшчәнлек алдынгы технологик алымнарына нигезләнгән район тәҗрибәсе күрсәтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100