Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабада Нургали Миңнеханов истәлегенә шахмат турниры уздырылды
Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны алучыларга Грамоталар, акчалата призлар тапшырылды.
(Саба, 28 март, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Узган шимбәдә Лесхоз бистәсендә Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган урманчысы Нургали Миңнехан улы Миңнехановның истәлегенә багышланган шахмат турниры үткәрелде. Спортның әлеге төрендә көчләрен сынарга Балтач, Әтнә, Биектау, Мамадыш, Кукмара, Арча районнарыннан да килгәннәр иде, дип яза "Саба таңнары" газетасы.
Традицион бәйгене ачу тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов, легендар урманчының оныгы Азат Миңнеханов, урманчылар катнашты. “Бүген Лесхозда тагын зур бәйрәм. Нургали Миңнеханов шахмат сөюче иде. Аның истәлегенә бәйгеләр үткәрү традициягә әйләнде. Үткән атнада ил күләмендә өстәл теннисы ярышлары уздырылды, анда сабалылар авыл районнары командалары арасында беренчелек алуга ирештеләр. Нургали Миңнеханов яратып уйнаган шахматның да әһәмияте зур. Ул спорт кына түгел, сәнгать тә, шул ук вакытта уйларга өйрәтә торган фән дә. Без шушы ярышларны үткәрүдә башлап йөрүче урман хуҗалыгы җитәкчеләренә, Нургали Миңнеханов улының балаларына, оныкларына зур рәхмәтлебез”,– дип сөйләде Р.Гасыймов һәм барлык балаларны Саба үзәк китапханәсендә оештырылган шахмат клубына йөрергә дә чакырып калды. Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе Васил Гыйззәтуллин барлык командаларга турнир истәлеге билгесе итеп теплицадан әле яңа гына алынган нарат үсентеләр тапшырды.
Турнирның быелгы җиңүчеләре SWISSMASTER программасы буенча 9 турда биш сәгатьтән артык дәвам иткән киеренке уеннардан соң ачыкланды. Түбән сыйныф (I–VI класслар) укучылары арасында Балтачтан килгән Рамилә Шаһимәрданова (кызлар) һәм Данил Закиров җиңде. Ә менә VII-XI сыйныфлар төркемендә үсмер егетләрдән турнирны Сабабаш төп мәктәбенең X сыйныфында укучы Ирек Билалов отты. Кызллар арасында Кукмарадан Диана Гарәфетдинова 1нче урынга чыкты. Олы яшьтәгеләр арасында 1нче урыннарны Мамадышта Эльвира Хәмидуллина (хатын-кызлар) һәм Балтачтан Салават Габдерахманов яулады. Спорт мастерлыгына кандидатлар арасында Вятские Поляныдан Илдус Закиров җиңүче булды. Явлаштаудан Мулланур Мусин – 2нче, Кукмарадан Владислав Абдулов – 3нче урында. Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны алучыларга Грамоталар, акчалата призлар тапшырылды, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз