news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада Нәүрүз бәйрәмендә "Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе" ярышы үткәрелде

Спорт бәйрәмендә һәр бакчадан 5 шәр гаилә катнашты,

Сабада Нәүрүз бәйрәмендә "Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе" ярышы үткәрелде
Фәридә Вилданова

(Саба, 22 март, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Нәүрүз бәйрәмендә Сабинка елгасы буенда балалар бакчалары арасында "Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе" ярышы үткәрелде. Бу турыда җирел басма хәбәр итә.

Спорт бәйрәмендә һәр бакчадан 5 шәр гаилә катнашты, үзләре әзерләгән уеннар берсе-берсен аралаштырып кына торды. Әлеге чара әниләргә әтиләр тарткан чанага утырып йөрү мөмкинлеге дә бирде. Әти-әниләр балалар белән бергәләп аркан да тартыштылар, капчык киеп тә йөгерделәр, итекле хоккей да уйнадылар.

Һәр команда үзенекеләр өчен җан атты, көч өстәп торды.

"Улым "Шатлык" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөри. Шуңа гаиләбезгә "Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе" дигән уенда катнашу тәкъдиме җиткерелгәч, бик теләп риза булдык. Әлеге төр уеннар гаилә җепләрен тагын да ныгыта, әти-әниләрне берләштерә, тәрбиячеләр, балалар бакчасы коллективы белән бердәмлекне артыра", – ди Марат Баһманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100