news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Финал ярышлары 1-3 декабрьдә Казанда үтте.

(Саба, 3 февраль, "Татар-информ",   “Саба таңнары”). Саба районы командасы республикабызда 6 ел дәвамында уздырылучы муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында актив катнашып, уңышлы чыгыш ясый. Спортчыларыбыз 2017 елда да сынатмадылар, беренче урынны яуладылар. Финал ярышлары 1-3 декабрьдә Казанда үтте, дип яза җирле басма.

Сабалылар йөзүдә (Рәис Миңнеханов, Айдар Гәрәев, Ренат Галиәхмәтов, Гүзәлия Фәрхетдинова, Альбина Сираҗетдинова, Айзат Гыймадиев) –4нче, җиңел атлетикада (Нияз Вәгыйзов, Нәркиз Мифтахова, Адилә Галимова, Нияз Заһидуллин), шахматта (Марат Кәримов, Розалия Хөсәенова), бадминтонда (Равил Гасыймов, Булат Мәүлетов, Айгөл Зәйниева, Лилия Әхмәтшина) –1нче, өстәл теннисында (Фаил Шәфигуллин , Гөлчәчәк Хуҗина, Альбина Сираҗетдинова, Рөстәм Харисов, Алим Галиуллин) 2нче булдылар. Аңа кадәр үткәрелгән ярышларда волейболчыларыбыз (ир-атлар) һәм мини футбол командасы җиңү яулаган иде. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов спартакиада җиңүчеләренә һәм призерларына тантаналы шартларда дипломнар тапшырды, алдагы ярышларда да уңышлар теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot