news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада мини-футбол буенча ачык беренчелек узды

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнде.

(Саба, 3 май, "Татар-информ", "Саба таңнары"). 2018 елның 2 май көнне Байлар Сабасы «Олимп» стадионында, мини-футбол буенча Бөек Ватан Сугышында җиңүнең 73 еллыгына багышланган 2005-2006 һәм 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында "Олимп" ачык беренчелеге узды, дип яза җирле басма.

2005-2006 һәм 2007-2008 елгы яшүсмерләр Арча, Әтнә, Нократ Аланы һәм Байлар Сабасынан килгән командалар арасында иң көчлеләрне сайладылар. Ярышлар ачылышын һәм бүләкләү тантанасын яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге мөдире И. Р. Гарипов үткәрде. Ярышлар нәтиҗәләре:

2007-2008 елгы яшүсмерләр.

1 урын Саба

2 урын - Әтнә

3 урын Нократ Аланы

2005-2006 елгы яшүсмерләр.

1 урын - Әтнә

2 урын - Арча

3 урын - Саба

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot