Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабада Марат Әхмәтов яшьләр белән һөнәр сайлау турында сөйләште
Ул биш көнлек уку атнасына күчүгә каршы булуын белдерде.
(Саба, 18 август, «Татар-информ», «Саба таңнары»). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең беренче урынбасары Марат Әхмәтов Саба районында булды. Аны район башлыгы Рәис Миңнеханов каршы алды һәм озатып йөрде. Марат Әхмәтов иң элек «Олимп» паркында яшьләр белән очрашты.
«Сез укучылармы, студентлармы, эшче кызлармы? Сезнең белән нинди телдә сөйләшергә?”– дип башлады ул. Нинди һөнәргә сайларга әзерләнүләре белән кызыксынды. Яшьләр татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссия рәисе алдында саф татар районына кызыллык китермәделәр. Әңгәмә татарча барды.
Лесхоздан килгән егет әтисе кебек төзүче яисә энергетик булырга теләвен яшермәде. Яшьләрнең сорауларына җавап биреп, Марат Әхмәтов Бердәм дәүләт имтиханнары урынына элеккеге гади сынаулар бирү мәсьәләсенә карата да үз фикере белән уртаклашты. «Син мәктәпне тәмамлаганчы, шәт, БДИны бетерерләр?”– диде ул IX сыйныфка барачак кызга. Шул ук вакытта биш көнлек уку атнасына күчүгә каршы булуын белдерде.
Аннары Марат Әхмәтов «Шәмәрдән-2» дә «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» дәүләт программасы нигезендә төзелгән йортта яши башлаган Захаровлар гаиләсендә булды, көнкүреш шартлары белән кызыксынды. Аларның әле яңа урынга күчкәннәренә 10 көн генә булган.
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары килгәнен ишетеп, Захаровлар янына якын-тирәдәге йортлардан да яшь әти-әниләр җыелды. Яңа барлыкка килгән торак пункт халык телендә «80гә20» дип йөртелгән программа буенча салынган 11 йорт хисабына тагын да зурайган. Әмма аларда әлегә интернет юк. Марат Әхмәтов белән очрашуда катнашучылар шушы проблеманы хәл итүне сорады.
Соңыннан Марат Әхмәтов «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр янында булды, гозерләрен тыңлап, хәл итү юлларын эзләнәчәге турында белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз