news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада мәшһүр артист Шәүкәт Биктимеровны искә алу кичәсе булды

Аңа 86 яшь тулган булыр иде...

 (Казан, 30 октябрь, “Татар-информ). Татарстанның, Россиянең халык артисты Шәүкәт Хәсән улы Биктимеровның 26 октябрьдә туган көне иде. Исән булса, аңа 86 яшь тулган булыр иде.

Сабада Шәүкәт Биктимеровны (1928-2012) искә алу кичәсе булып, анда мәшһүр артистның дәвамчылары, якташлары – районыбызның сәхнә йолдызлары Шәүкәт ага уйнаган спектакльләрдән өзекләр, җырлар башкардылар, дип хәбәр итә “Саба таңнары” басмасы.

“Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрендәге төп герой – Әлмәндәр карт ролен башкаручы Айрат Зиннуров сәхнәгә чыккач тамашачы тын калды... “Мин Шәүкәт абыйның күршесендә генә үстем. Җәйләрен авылга кайтып йөрде, аралаша торган идек. Шәүкәт агадан соң Әлмәндәр карт образын уйнау бик җаваплы, катлаулы”, – дип сөйли ул роленың әһәмиятлелегенә басым ясап.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100