Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сабада мәктәп укучылары өчен урман дәресләре узды
Бүген Саба урман хуҗалыгы 8 районның 60 мең гектар мәйданын алып тора.
(Саба, 23 февраль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). 20 февральдә районда Казан дәүләт аграр университеты җитәкчелеге һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәктәп укучылары өчен урман турында дәрес үткәрделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
"Саба районын республика урман хуҗалыгының икенче башкаласы дияргә мөмкин. Биредә Россиядә иң эреләрдән саналган селекция-орлыкчылык үзәге, югары технологияләргә нигезләнгән урманчылык тармаклары эшли. Без әлеге юнәлештә кадрлар әзерләүче уку йорты буларак, Саба Лесхозы белән тыгыз хезмәттәшлек алып барабыз. Студентларыбыз биредә практика уза, галимнәребез фәнни эш алып бара", - диде Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев.
Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Илгизәр Зарипов та әлеге дәреснең нәкъ менә урманчылар башкаласында узуы белән үзенчәлекле булуын билгеләп үтте. Республикада урманнарның зур мәйданнарны биләмәве, аларны үстерүнең төп бурыч икәнлегенә басым ясады.
Әлеге чарада профессор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган урманчысы Харис Мусин катнашып, укучыларга урманчылыкның тарихыннан башлап, әлеге эшнең бөтен нечкәлекләренә тукталды.
Урманнарны саклау һәм яклау буенча инженер Зоя Мултанова әйтүенчә, бүген Саба урман хуҗалыгы 8 районның 60 мең гектар мәйданын алып тора. Саба районында урманнар 28 мең гектарны били. Биредә 511 кеше эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз