news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Сабада өлкәннәр белән очрашу кичәсе үткәрелде

Кичә Саба Үзәк китапханәсенең уку залында һәм “Илгә һәрчак көч – дәрт иңеп торыр өлкән затлар ихлас елмайса...” дигән исем астында үтте

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Саба Үзәк китапханәсендә өлкәннәр көненә багышланган “Илгә һәрчак көч – дәрт иңеп торыр Өлкән затлар ихлас елмайса...” дигән исем астында очрашу кичәсе узды, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнар порталында.
Очрашуга күп еллар китапханә системасында эшләгән Корсабаш, Пүкәл, Югары Симет, Сатыш, Каз Бигәнәй, Туктар, Шыңар, Кибәче китапханәчеләре - хезмәт ветераннары килде. Ерак юлларны якын итеп ераклардан кайтучылар да бар иде. 33 ел гомерен Югары Симет авылында китапханә эшенә багышлаган, бүгенге көндә Можга шәһәрендә яшәүче Тимершаехова Мәгъфия апа туры китапаханәгә очрашуга кайтты.
Кичә махсус сценарий буенча алып барылды. Хезмәт ветераннарының хезмәт юлларына багышланган слайд презентация күрсәтелде. Өлкәннәр төрле ярышларда катнаштылар, караокега җырлады, яшьлек елларын искә төшерде.
Китапханә хезмәткәрләре үзләре котлау открыткалары ясап бүләк итте.
 

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100