news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада "Кояш балалары" өчен махсус чара оештырылды

Даун синдромы белән туучыларны “Кояш балалары“ дип тә атыйлар.

 (Саба, 24 март, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Саба районында икенче ел социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре Даун синдромлы балалар өчен махсус чара оештыралар, дип яза җирле басма.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин чыгышында әйтеп узганча, Саба районында Даун синдромлы 15 кеше бар, Югары Утар балалар йортында шундый диагнозлы 22 бала тәрбияләнә. Әлеге чарага әти-әниләре белән шуларның унлабы килде.Даун синдромы белән туучыларны “Кояш балалары“ дип тә атыйлар. Чөнки алар бик тә мәрхәмәтле, ачык күңелле, тормышны тагын да матуррак, яктырак төсләр белән күрәләр. Табиблар аңлатуынча, Даун синдромы ул авыру түгел, ә күзәнәкләрдәге генетик тайпылыш нәтиҗәсе.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Сания Мәгъсүмова әйтүенчә, әлеге бәйрәм аерым категориягә ия кешеләр бер-берсен күреп белеп, аралашып яшәү, Кояш балалары үзләре дөньяга никадәр яктылык өләшкән кебек, үзләренә дә күпмедер наз, игътибар, ярату бүләк итү максатыннан оештырыла. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре куйган максатларына ирештеләр, балалар хакына Клоуннар да булдылар, уеннар уйнаттылар, биеттеләр, кыскасы күңелгә үтәрлек булсын өчен бар тырышлыкларын куйдылар.

Иләбәр авылыннан Ризидә һәм Илнур Җамаловлар 17 яшьлек кызлары Лилия белән бергәләп килгәннәр. Лилия Кызыл Мишә коррекцион мәктәп-интернатында укый. Әти-әнисе әйтүенчә, Лилия биергә, җырларга, планшетта уйнарга ярата. Бик тырышып тузаннар сөртә, кушкан эшнең барын да башкара, бәйрәм кичәсенә дә шигырьләр әзерләгән. Сабабан Гүзәл Билалова әлеге чарага ике улы - 7 яшьлек Айназ һәм 6 яшьлек Ильяс белән килгән иде. «Башта опекага 3 бала алган идек, бер ел элек уллыкка әлеге малайларны Мәскәүнең балалар йортыннан алып кайттык. Безнең гаиләгә бик тиз ияләнделәр, ирем белән чиратлашып өйдә торып, яңа тормышка күнектерәбез. Күптәннән мөмкинлеге чикләнгән бала алып үстерү хыялым бар иде. Үзебезнекеләр зурлар инде, шушы балаларны яратып туя алмыйм. Бик чиста-пөхтәләр, өстәл янында ризыкның валчыгын да коймыйча ашыйлар. Аларның башка балалардан бер аермалары да юк», - дип улларын сөя Гүзәл ханым. Ильяс белән Айназ әле берсе, әле икенчесе әниләренең җылы куенында иркәләнәләр. Күңеленә кояш сыйган Гүзәл ханымның олы җанлылыгы, изге күңеллелеге сокландыра.

Сабада яшәүче Ләйсән Зарипова турында ишетмәгән кеше юктыр. Бию осталыгы белән чит ил тамашачыларын да сокландырган Ләйсән салкын тию сәбәпле, килә алмады. Әнисе Рәмзия ханым әлеге чараның әһәмиятен ассызыклап, социаль яклау хезмәткәрләренә олы рәхмәтен белдерде. «Безнең балаларга карата җәмгыятьнең карашын үзгәртергә кирәк. Аларның һәрберсе үзенчә сәләтле, йөрәкләре тулы мәрхәмәт. Моның өчен иң беренче балаларыбызны үзебез җәмгыятьтә күрсәтергә тиеш. Аралашыйк, сәләтләрен ачыйк, шөгыльләрен булдырыйк. Зарланып утырудан файда юк, ничек бар, шулай кабул итә белергә кирәк», - диде Рәмзия ханым.

«Семицветик» психологик үзәге педагог-психологы Ләйсән Корбанова оештырган төрле күңелле уеннарны да балалар бик яратып кабул итте, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot