news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада комбайннар әзерлеген 50 балл белән бәяләделәр

Районда комбайннар парады узды.

(Саба, 29 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба районында Гостехнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе начальнигы урынбасары Мөнир Халиков җитәкчелегендәге комиссия урып-җыю комбайннарының, ашлык киптерү, чистарту агрегатларының уракка әзерлеген, хезмәт иминлеге таләпләренең үтәлешен тикшерде, дип яза җирле басма.

Бу мөһим чараны икенче төрле "Комбайннар парады" дип тә әйтәләр. Әйтик, комиссияне беренче булып каршылаган "Курсабаш" җәмгыятендә әзерлек сызыгына 4 "кыр корабы" куйганнар иде. "Клаас Тукано"ның берсенә инде 8нче елын икътисадчы Фәнил Габдерахманов утыра, икесендә әтиле-уллы Фиргать һәм Динар Әкбәровлар эшли. Дүртенче комбайнны әзерлек сызыгына Марсель Җиһаншин куйган иде. Аңа тиешле документлар кул астында тоту мәсьәләсендә катгый киңәш бирелде. Гомумән, комиссия әгъзалары бик таләпчән булып чыкты. Комбайннарны кузгатып тормоз системасының төзеклеген тикшерүдән башлап, һәр узелны җентекләп күздән кичерделәр.

Герметиклыгын тикшерү өчен Динар Әкбәров комбайны ургычына салам белән катнаштырылган бодай салынды. Контроль суктыру барышында җиргә бөртек коелмаска тиеш булса да, брезент өстендә алар хәйран күренде. Ургычны төшереп эшләтеп карагач та, комбайнны герметизацияләүдә кимчелек барлыгы ачыкланды "Клаас"ның. "Герметизацияләү – беренче чираттагы мәсьәлә. Моңа министр Марат Әхмәтов та нык басым ясады. Бөтен көчне урып-җыю эшләренә җигеп, уракны югалтуларсыз тәмамлау бурычын куйды. Максатка ирешәсе була",– дип нәтиҗә ясады Мөнир Халиков. "Без бу мәсьәләгә уракка кадәр яңадан әйләнеп кайтачакбыз. Һәр комбайнның герметиклыгы паркта тикшереләчәк. Кырга чыккач карыйбыз дигән сүзләр кабул ителми. Югалтуларга юл куелмасынга моны һичшиксез эшлисе була",– дип тулыландырды аны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Раиф Харисов.

Олыязда хуҗалык җитәкчесе Райнур Әхмәтов үзе комбайннарның уракка әзерлеген 99,9 процент белән бәяләде. Мөнир Халиковның 99,9 процент нәрсәне аңлата дигән соравына: "Кимчелек бер дә булмый калмый инде ул",– дип җавап бирде. Җитешсез як, чыннан да, тиз күренде: комбайнчы кабинасы идәнендә монтировкадыр-башкасыдыр аунап ята, ә механизаторлар үзләре үкчәсез аяк киемнәреннән иде. "Аяк астында сулы шешәдән башка бернәрсә дә булырга, утыргыч астында ачкычлар тырпаеп торырга тиеш түгел. Ә шлепанцы кигән комбайнчыларның сөртенеп, кабинадан егылып төшү очраклары бар. Шуңа күрә аякка кеды яисә кроссовка кияргә кирәк. Яңа кагыйдә буенча сары жилет йөртү дә онытылмасын",– дип аңлатты комиссия әгъзалары. Болар берсе дә вак-төяк түгел. Тикшерү барышында төп басым хезмәтне саклауга, механизаторларның иминлеген тәэмин итүгә ясалды. Чираттагы хуҗалык – "Игенче" җәмгыятендә проблеманың шул ягына, ягъни кайбер комбайннарда әйләнеп торучы механизмнарның каплагычлары булмавына игътибар ителде. "Атна-ун көн вакытыбыз бар, эшләрбез",– дип вәгъдә итте инженер Ильяс Әскәров. Механизаторларның 1993 елгы "Дон"нарны эшләтүләре мактауга лаек. Хәйдәр Мөнәвиров йөрткән комбайнда контроль суктыру үткәреп карадылар – "Клаас"ларың бер читтә торсын. "Игенче"дә 7 "кыр корабы"на да икешәр механизатор беркетелгән. Әмма моның бер хәтәр ягы бар: комбайнчылар эш вакытында бер-берсен күздән югалтмаска тиешләр.

Комиссия 8 хуҗалыкта булды һәм урып-җыю техникасының әзерлеге 50 баллы система белән бәяләнде. Беренче урын "Игенче" җәмгыятенә бирелде. "Сатыш" бригадасы II урынны алды. Комиссия һәр хуҗалыкта игенчеләргә имгәнми эшләргә, гаиләләрен тир түгеп алган югары хезмәт хаклары белән сөендерергә язсын дигән теләк җиткерделәр. 

 Район хуҗалыкларында урып-җыюда 76 ашлык суктыру комбайннары катнашачак, шуларның 25е югары җитештерүчән чит ил комбайннары, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot