news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада коляскалар парады Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды

Сабада коляскалар парады Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды
Фото: Зәлинә Хаҗиева

Балаларны яклау көнендә Сабада коляскалар парады узды. Бәйрәм чарасы Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Зур сугышның кечкенә геройлары» дигән исем белән узды. Бу хакта http://saby-rt.ru/ сайтында Илмира Галимуллина яза.

Парад барышында үзәк урам аша коляскалы бәбиләр генә түгел, велосипедчылар, картингчылар, мотоциклчылар, квадроцикллар да узды. Коляскалар парады аеруча игътибарны җәлеп итте. Мәйдан буйлап сугыш чорында тылда хезмәт куйган «яшь әниләр», кечкенәдән сугыш ачысын татыган, иртә өлкәнәйгән үсмер «кызлар-егетләр», «яралы солдатлар» узды. һәр катнашучы үзенең әзерлеге, киенү рәвеше белән сугыш ачысын, Җиңү бәһасен ачып бирергә омтылды.

Бәйрәмдә балалар өчен күптөрле мастер-класслар, күргәзмәләр дә эшләде. Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре һәм «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары яшь тамашачылар өчен кызыклы конкурслар үткәрде, милли уеннар оештырды. Мәйданда көне буе җыр-бию, шатлыклы авазлар тынмады, балалар рәхәтләнеп күңел ачты, тәм-томнар белән сыйланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot