news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада кешеләрне эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрелде

Сабада кешеләрне эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрелде

(Саба, 6 сентябрь, "Татар-информ",  "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Узган атнада Саба районы үзәк хастаханәсендә янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрелде, дип яза җирле басма.

Хирургия бүлегенең ут чыккан 6нчы палатасында бу вакытта 11 авыру ята иде. Шуларның дүртесе әле операциядән соң гына дип әйтергә була. Кузгалырга да ярамый. Хәвеф сигналы алганнан соң 5 минут эчендә килеп җиткән янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар үз бурычларын үтәргә кереште. Авыруларның җидесен хирургия персоналы эвакуацияләде. Йөри алмаучыларны коткаручылар чыгарды. Янгын учагы санаулы минутларда сүндерелде. Читтән караучыларга болар чынбарлыкка охшамаган кебек тоеладыр. Әмма ут җәелә калганда, хастаханәнең гомуми мәйданы 5103 квадрат метр тәшкил иткәнлеген әйтү дә җитә. Дәваланучылар 150дән ким булмый, персонал 450дән артык. Янгын сүндерүчеләр оператив эш итмәгәндә, персонал югалып калганда янгынның нәтиҗәләрен күз алдына китерүе дә авыр.

"Медицина учреждениеләренә янгын куркынычы янаган очракка әзерлекне камилләштерү максаты белән гамәли-тактик өйрәнүләр системалы үткәрелә. Гадәттән тыш хәл каушата, теория онытыла, бу очракта даими практика ярдәмгә килә. Без беренче чиратта янгынны булдырмаска бурычлы. Әмма өйрәнүләр мөһим һәм кирәк",–ди Саба үзәк хастаханәсе гражданнар оборонасы медицина хезмәте штабы начальнигы Айгөл Шакирҗанова.

Соңыннан медицина хезмәткәрләре практиканы утсүндергечләр белән эш итәргә өйрәнеп тә ныгыттылар. Күзәтчелек эшчәнлеге буенча Саба һәм Теләче районара бүлеге начальнигы Айнур Галимуллин үткәргән инструктажны 50дән артык персонал кызыксынып тыңлады. Махсус мәйданчыкта кабызылган утны икешәр тапкыр сүндереп караучылар да булды. Утсүндергечләрне йортта тоту өчен дә булдырырга теләүчеләр байтак иде, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot