Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабада картинг буенча Республика ярышларында 159 пилот катнашты
Ярышларда катнашучылар Татарстан Республикасының һәм Россиянең 21 шәһәреннән килгән иде.
(Саба, 13 август, "Татар-информ", "Саба таңнары"). 2018 елның 10 -11 нче августында Байлар Сабасының "Аргамак" картодромында картинг буенча Республика ярышлары үтте: 12 Чемпионат һәм Татарстан беренчелеге: Пионер, Кадет, Милли – Ю, Милли – А – сыйныфларында 2-нче этабы; ТР 19 – нчы Кубогы Восход сыйныфында – 4 нче этабы. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
Ярышларда Татарстан Республикасының һәм Россиянең 21 шәһәреннән 159 пилот катнашты. Бүләкләү тантанасын Саба муниципаль районының Башкарма комитеты Җитәкчесе Ишниязов М. Р. үткәрде.
Сабада тәрбияләнүчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәтте:
Даминов Динар «Восход» сыйныфында - 1 урын
Мөбәракшин Әмир «Пионер» сыйныфында - 1 урын
Шакшин Николай «Супер Мини» сыйныфында 2 урын һәм «Мини» сыйныфында 3 урын.
Гомумкоманда зачетында безнең команда «Торнадо» 3 урынны яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз