news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада Кар Кызы һәм Кыш бабай командалары арасында ярышлар үткәрелде

Ярыш нәтиҗәләре буенча "дуслык" җиңде.

(Саба, 8 гыйнвар, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Саба районында Кар Кызы һәм Кыш бабай командалары арасында "Күңелле стартлар" узды. Ярышлар программасы шактый бай булды. Бу турыда район газетасы сайты хәбәр итә.

Беренче бирем командаларга бүленү, танышу булды. Ул бик дәртле һәм рифмалаштырылган иде. Спорт бәйрәменең төп өлеше - эстафета. Командаларга йөгерү, сикерүләр, туплар, боҗралар белән эстафеталардан торды, кызыклы конкурслар тәкъдим ителде, алар анда үзләренең спорт, акыл ягыннан сәләтләрен һәм күнекмәләрен күрсәтә алдылар.

"Күңелле стартлар"ның барлык этаплары киеренке көрәштә узды. Җанатарлар үз командалары өчен борчылдылар. Барысы да финишка беренче килергә тырыштылар. Үткәрелгән спорт бәйрәме балаларны берләштерде, беркемне дә битараф калдырмады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча "дуслык" җиңде. Барлык команданың катнашучыларына истәлекле бүләкләр, тәм-томнар бирделәр. Балалар күтәренке кәеф, бик күп уңай эмоцияләр белән таралыштылар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot