news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада «КабакБай» республика фестивале үткәрелде

Сабада «КабакБай» республика фестивале үткәрелде

(Саба, 12 октябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Фестивальгә 1,2 тоннага якын кабак алып килгәннәр иде. Күргәзмәләргә 115 кабак бәлеше һәм башка төрле яшелчә сые куелды. Байлар Сабасында иң зур кабак үстерүчеләр, әлеге яшелчәдән телеңне йотарлык бәлеш пешерүчеләр катнашында бәйрәм үткәрелә башлаганга 15 ел гомер узган, дип яза җирле басма.

Әлеге чарага районда быел аеруча зурдан кубып әзерләнделәр һәм ул “КабакБай” республика фестивале статусын алды.

Фестивальнең максаты турында алып баручы Руслан Гыйльметдинов: “Проект үзенең эчтәлеге белән республиканың эчке туризмын үстерүне, яшьләрне авыл җирендәге актив эшчәнлеккә җәлеп итүне, татар халкының традицияләрен популярлаштыруны, фестивальнең чит төбәкләрдә дә әһәмиятен арттыруны күздә тота. Һәм без оештыручыларга бүгенге бәйрәм өчен зур рәхмәтле”,– дип сөйләде.

Катнашучыларны бәйрәм белән Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләде.

Җирле үзидарәләр оештырган кабак күргәзмәләре белән җентекләп танышкан жюри авыл җирлекләре һәм оешмалар арасында 1нче урынга Югары Утар балалар йорты-интернатын чыгарды. Әлеге номинациядә шулай ук “Шоколад” балалар бакчасы һәм Саба гимназиясе (мәктәпләр) җиңде. Иң зур кабакны “Балачак” балалар бакчасында үстергәннәр иде. Ул 37,7 килограмм иде. “Балачак”ка иң төп бүләк – 5 мең сумлык акчалата бүләк тапшырылды. Гимназия укучысы Адилә Сөнгатуллинаның 2нче урынга лаек пәһлеваны 34,5 кило килде. Теләчедән Гүзәл исемле кыз калдырып киткән 32,8 килолы кабакка исә 3нче урын бирделәр.

Алып баручылар фестивальне оештыру шәхси эшмәкәрТамчыгөл Вәлиевага тамашачылар исеменнән зур рәхмәт белдерделәр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot