news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада “Кабак” бәйрәме булып узды

Чара район мәдәният йортының спорт залында оештырылды

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Саба муниципаль районы мәдәният йортының спорт залында “Кабак” бәйрәме булып узды, аны “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе оештырды, дип хәбәр итә ТР муниципаль районнары порталы.
Бәйрәмдә авыл җирлекләре, район мәктәпләре, шәхси хуҗалыклар актив катнашты. Кабакны нинди генә рәвешкә китермәгәннәр! “Кабак бәлеше” конкурсында Пүкәлдән Зөлфия Сәйфетдинова пешереп алып килгән кабак бәлешенә 1 нче урын бирелде. Шулай ук Олыяздан Гөлфия Фәйзуллина, Эзмәдән Гөлшат Сәфәрова, Симеттән Гамилә Гәрәеваның да бәлешләре бик уңган иде.
“Иң зур кабак үстерүче” исеменә Икшермәдән Баттал Арсланов лаек булды: аның кабагы төгәл 31 кило 700 грамм күрсәтте. Кабак бәйрәменә әзерләнгән күргәзмә буенча 1 нче урын Түбән Шытсу урта мәктәбенә бирелде. Олы Кибәче һәм Сатыш урта мәктәпләренең кабак композицияләре Укытучы елына багышланган иде. Мичән мәдәният йорты, Эзмә урта, Кызыл Мишә төп мәктәпләре, Олы Шыңарның балалар бакчасы һәм мәктәп коллективлары әзерләгән күргәзмәләр дә бай фантазияле булулары белән аерылып торды.
Кабак тамашасында Килдебәк, Симет авыл җирлекләре, “Тургай” балалар приютының яхшы әзерлеге дә билгеләп үтелде.
Бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге – кабак галиҗанәпләренә атап иҗат ителгән шигырьләр бәйгесе. “Саба дулкыннары” радиосы эфиры аша да шактый яңгырарга өлгергәннәр инде алар. Бу бәйгедә иң оста шагыйрә дип Лесхоздан Сәрия Хафизова табылды.
Бәйрәмне тамаша кылырга килгән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов җиңүчеләрнең барысына да акчалата бүләкләр тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100