Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сабада күргәннәрне үзебездә кертергә тырышачакбыз – “Ак калфак” оешмасы делегатлары
Башкортстан, Мәскәү, Баку вәкилләре Татарстанның Саба районында узган "Ак калфак" форумыннан хис-кичерешләре белән уртаклашты.
(Казан, 20 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Төп нигез” темасы буенча безгә дә чара үткәрергә кирәк – Башкортстан Республикасы Уфа шәһәреннән килгән Зөһрә Исламова Татарстанның Саба районында “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде. Ул – “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Уфадагы бүлекчәсе вәкиле.
Искәртеп үтик, 17-19 июль көннәрендә “Ак калфак" оешмасыннан 150ләп делегат Саба районына сәфәр кылды. Төп максат - татар халкында төп нигез, васыятьнамә кебек төшенчәләрнең әһәмиятен аңлау, татар милли йолалары, гореф-гадәтләре белән танышу булды. Моннан тыш, делегатлар райондагы төрле белем бирү учреждениеләрендә, музейларда да булды.
"Төп нигез темасын безгә дә күтәрергә кирәк"
“Төп нигез темасын безгә дә күтәрергә, аңа багышлап очрашулар, төрле чаралар үткәрергә кирәк: бу бик мөһим. Татарстанда татарларның гасырлардан сакланып калган гореф-гадәтләрен үзебезгә кайткач җанландырырга тырышачакбыз. “Ак калфак”ның башка шәһәрләрдәге бүлекчәләрен Уфага чакырып, үзебездә шул йолаларны үткәрергә дип өметләнеп китәбез”, - дип белдерде Зөһрә Исламова. Аңарда бигрәк тә нигез боткасы йоласы зур кызыксыну уяткан. Ул Саба районының Явлаштау авылында күрсәтелгән иде. Нигез боткасы ул – йорт салганда, бер рәт бүрәнә куелгач, төзелеш эшендә катнашучылар, бала-чагаларны җыеп, нигездә ашала торган ботка.
"Милли йолаларны белмәгәнмен"
Җырчы, Мәскәүдән килгән Наилә Дусмәтова Сабага "Ак калфак" форумына килеп, татар мирасы, гореф-гадәтләре турында бик аз белүен аңлаганын әйтте. "Мин Мәскәүдә тусам да, гомерем буе Ташкентта яшәдем. Кызганычка, кайбер йолалар миңа ят әйберләр, Сабада үзем өчен күп нәрсәләр белдем. Татар йолаларын бөтенләй белмәгәнмен икән", - ди ул.
Наилә Дусмәтова Татарстандагы мәктәпләрдә тудырылган шартларга да гаҗәпләнүен белдерде. "Без күргән Сәләтле балалар мәктәбендә дә, Югары Утар авылындагы балалар йортында да укыту һәм яшәү системасы дәрәҗәсе ошады", - ди ул.
"Мондый оештырудан шок кичердем"
Бакудан килгән Зәйтүнә ханым Гафиуллованы аеруча Шәмәрдән бистәсе мөкиббән итте. "Аларның Җиңү көненә багышлап сәхнәләштерелгән спектакле бик ошады. Аны үзебездә дә күрсәтергә теләр идем. Бар да яхшы, сүз юк, афәрин! Бакуда татарларның "Дуслык", "Яшьлек" ансамбльләре бар, анда җырлыйм, биим. Мондагыларны күреп, үзебездә тагын нәрсә эшләгә була, дип өйрәнәм. Район җирлегендә шундый шартлар бардыр дип башыма да китермәдем. Форумны мондый югары дәрәҗәдә оештыруларыннан шок кичердем", - дип белдерде Зәйтүнә Гафиуллова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз